+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Безнең яшьлек бульвары яшәрде

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның Ибраһимов бульварында капиталь ремонт үткәрелде.

Ибраһимов бульварын капиталь ремонтлау өчен контракт 2020 елның ноябрендә төзелгән иде. Эшләрнең гомум бәясе 265 миллион сум тәшкил итә.

Узган елда Башкортстанда объектларны финанслауның гомум күләме 14 миллиард сум тәшкил итте, шуның 10 миллиард сумы – федераль акчалар. Үткән елда гомумдәүләт проекты ярдәмендә генә дә безнең төбәк 140 километрдан артык юлны һәм 400 метрдан артык күпер өслеген норматив хәлгә китерә алды.

Искәртеп үтәбез, элегрәк бульвар канәгатьләнерлек түгел һәм норматив таләпләргә туры килми иде. Эшләрне башкару кысаларында иске борт ташлары яңаларына алыштырылды, техник полосалар төзелде. Юл түшәмәсен яңартудан тыш, тышкы электр яктыртуны яңарту һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды. Урам-юл челтәре участокларында юл билгеләре барлыкка килде, горизонталь тамга ясалды, яңа светофорлар урнаштырылды. Төзүчеләр җәяүлеләр тротуарларына ремонт ясады һәм Ибраһимов бульвары скверындагы тротуарны яңартты.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резида Валитова
Читайте нас