+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Матур парклар - Уфа күрке

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатыннан кабул ителгән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» гомумдәүләт проекты башкалабыз Уфада җәмәгать урыннарын тәртипкә китерүдә яхшы ярдәм булып тора.

Матур парклар - Уфа күркеМатур парклар - Уфа күрке
Матур парклар - Уфа күрке

Башкалада җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Парклар һәм скверлар яңартылганда сыйфатлы, уңайлы һәм имин мохит булдыру өчен комплекслы алым кулланыла.

Исегезгә төшерәбез, узган елда шәһәрдә 12 җәмәгать урыны үзгәрде, шул исәптән Дим паркы, янындагы территориясе һәм скверы белән Дан бульвары, Совет мәйданы, Медицина батырлыгы аллеясе һәм башкалар.

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, быел башкалада тагын да күбрәк җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла. Аерым алганда, территорияне комплекслы төзекләндерү һәм профессиональ ландшафт дизайнерларын җәлеп итү белән 14 яңа тематик аллея барлыкка киләчәк.

- 450 еллыкка 45 мең эре агач һәм куак утыртырга планлаштырабыз. Гамәлгә ашырасы бурычлар амбицияле, әмма ирешеп була, – дип ассызыклады Уфа хакимияте башлыгы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас