Йөкле хатын-кызларны, аналарны, өч яшькә кадәрге балаларны тукландыруны тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы карар республика Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан бушлай туклануны тәэмин итү тәртибе махсус хәрби операциядә катнашучы, Русия Президентының “Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында” Указы нигезендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм хәрби операция вакытында бурычларын үтәгәндә һәлак (вафат) булган гражданнарның гаилә әгъзаларына кагыла, дип белдерәләр Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында.
"Элегрәк “Сөт кухнясы” ризыклары белән бушлай тукландыру махсус хәрби операциядә катнашучы һәм бурычларын үтәгәндә һәлак (вафат) булган гражданнарның гаиләләр әгъзалары гына тәэмин ителә иде”, - дип ачыклыйлар ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, йөкле хатыннарны, бала имезүче аналарны һәм өч яшькә кадәрге балаларны бушлай сөт ризыклары тукландыру республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына караган “Сөт кухнясы” учреждениесе тарафыннан башкарыла.
Бушлай сөт ризыклары белән туклануга гаризаны өч ысул белән бирергә мөмкин — якындагы “Сөт кухнясы” тарату пунктында, “Минем документлар” Күпфункцияле үзәк аша, яки мобиль кушымта аша.
Фото: bashinform.ru