+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Югары технологияле ярдәм арта

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанның медицина оешмаларына 2019-22 елларда төбәк кан тамырлары үзәкләрен, онкология бүлекчәләрен һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносы учреждениеләрен җиһазландыру өчен 141 «катлаулы» техника берәмлеге кайтарылган. Бу хакта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.  

Югары технологияле ярдәм артаЮгары технологияле ярдәм арта
Югары технологияле ярдәм арта

Югары технологияле медицина җиһазлары Сәламәтлек саклау министрлыгының ситуацион һәм проектлы карарлары үзәгендә күзәтелә. Моның өчен былтыр Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасының "Медицина оешмасы паспорты” бүлегенә “Җиһазларны йөкләү мониторингы" дигән яңа бүлек кертелде.

"Медицина җиһазлары эше өлешендәге нинди дә булса мәгълүматлар яисә параметрлар үзгәргәндә мәгълүмат учреждениеләр тарафыннан реаль вакыт режимында актуальләштерелә. Системага кертелгән мәгълүмат ситуацион үзәктә аналитик мәгълүматлар рәвешендә визуальләштерелә. Бүлек эчендәге җиһазларны фильтрларга мөмкин. Без аның нинди проект буенча килгәнен аңлый алабыз. Мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан халыкка дәвалау-диагностик ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген һәм сыйфатын камилләштерү һәм медицина җиһазларының тик торышын булдырмау, пациентларны маршрутлау буенча оператив карарлар кабул итү, җайланманың эшкә сәләтлелеген күзәтеп тору өчен кулланыла", - дип аңлатты Айрат Рәхмәтуллин.

Хәзерге вакытта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларына 900 берәмлектән артык диагностик медицина җиһазы беркетелгән, шул исәптән ангиографик җайланма, компьютер томографлары, сызыклы тизләткечләр, МРТ, рентген җиһазлары, флюорографлар һәм маммографлар.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас