

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге оператив ВКС-киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Премьер-министр билгеләгәнчә, республикада гражданнарны 2019-23 елларда авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Программа 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы 214 йортка карата дүрт этапта уза. Анда 26 муниципалитет катнаша.
- Дүрт ел эчендә республика авария хәлендәге 84 мең квадрат метр торакны күчерде, максатлы күрсәткечне бер ярым тапкырга узып китте. Быел адреслы программа буенча 10 мең квадрат метр торак төзисе калды, - диде Андрей Назаров.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чаралары турында тулырак мәгълүмат белән республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Егор Родин таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, бу елның 1 гыйнварына республикада адреслы программасын һәм башка программаларны гамәлгә ашырганда 6,79 мең кеше күчерелгән. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары ярдәмендә ике муниципаль берәмлектә төзелеш дәвам итә. Мишкә районында һәм Яңавыл шәһәрендә ике торак йортны быел 1 майга кадәр сафка кертү планлаштырыла.
Министр сүзләренчә, республикада 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле йортлар реестры формалаштырылган. 40 муниципаль берәмлектә 228,6 мең квадрат метр мәйданлы 597 шундый йорт исәпләнә. Аларда 13 919 кеше яши. Бүгенге көндә республикада адреслы программаның яңа проекты әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез, республикада 2019 елдан «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. 2024 елга кадәр дәвам итәчәк әлеге федераль программа ярдәмендә бик күпләр яңа торакка күчерелде.
#национальныепроекты