

Романтик атамалы ике яңа урам Уфада ел ахырына кадәр барлыкка киләчәк, икесе дә - Яркий бистәсендә, дип хәбәр итте Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев.
"Гашыйклар яры"ның озынлыгы - 608, Яркий бульварыныкы 381 метр тәшкил итәчәк. Аларда юллар ике полосалы булачак. Инде хәзер үк юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары: яңа юл билгеләре, яхшы электр яктырткычлары, горизонталь тамгалар планлаштырылган.
Яр буенда 108 парковка урынын төзекләндерү каралган, ә бульварда 381 метр озынлыктагы велоюл барлыкка киләчәк.
Гыйнварда төзелеш-монтаж эшләре башланды. Хәзер "Гашыйклар яры" буенда туфрак-үсемлек катламын алу, ком-гравий катнашмасын түшәү бара.
Башкала мэры искә төшергәнчә, төзелеш «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырыла, федераль программа яңа торак бистәләрендә социаль әһәмияткә ия объектлар төзүгә өстәмә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Фото: resbash.ru
#национальныепроекты