+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Косметика үзебездә җитештереләчәк

Экологик яктан чиста булган косметика чараларына ихтыяҗ зур.

Косметика үзебездә җитештереләчәкКосметика үзебездә җитештереләчәк
Косметика үзебездә җитештереләчәк

Республикада бия сөтенә нигезләнгән косметика җитештерүне эшләтеп җибәрәчәкләр. Русия Икътисади үсеш министрлыгы "Благзавод" җәмгыятен "Благовещенск" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте. Компания ТОСЭРның 35нче әгъзасы булачак.

Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов, проектны гамәлгә ашыруга капитал күләме якынча 3 миллион сум тәшкил итәчәк, дип билгеләде. Акча җитештерү бинасы һәм технологик җиһазлар сатып алуга юнәлтеләчәк. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 10 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Компания хуҗалары елына 6500 данә товар чыгарырга планлаштыра. Аларны сәүдә челтәрләре аша, шулай ук күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә сатачаклар.

Билгеләп үтелгәнчә, продукцияне җитештерүдә, бия сөтеннән тыш, табигый үсемлек һәм тереклек компонентлары кулланылачак.

Әлеге башлангыч - "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектының төбәкләрдә уңышлы тормышка ашырылуының бер күрсәткече.

Фото: bashinform.ru

 

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас