

Хәбәр ителүенчә, Русия Хөкүмәте биш елда юлларны ремонтлауга һәм хәрәкәт хәвефсезлеген тәэмин итүгә 5 триллион сум акча тотыну турында карар кабул итте. Ягъни Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталучы гомумдәүләт проектын финанслау шул суммага төшәчәк. Әлеге проект кысаларында Башкортстанга федераль бюджеттан юллар төзелешенә һәм хәвефсезлекне тәэмин итүгә 2024 елга кадәр 34,5 миллиард сум акча бүлү каралган.
Дәүләт Советы утырышларының берсендә Владимир Путин юл төзелеше эшләрен финанслау, инновацион карарларны гамәлгә кертү өчен административ каршылыкларны киметү, трассаларны яктырту, авыр йөк машиналары хәрәкәтен көйләү темаларына тукталды, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча күрелүче чараларның нәтиҗәлелеге мәсьәләсен күтәрде.
Әйтергә кирәк, Президент билгеләгән системалы үзгәрешләргә ирешү өчен Башкортстанда тиешле база бар һәм бу юнәлештә эзмә-эзлекле эш алып барыла. Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Федераль юл агентлыгы (“Росавтодор”) җитәкчесе Роман Новиков Дүртөйле районында республика территориясендә федераль әһәмияттәге мөһим транспорт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрделәр.
Киңәшмә алдыннан Радий Хәбиров һәм Роман Новиков
М-7 “Идел” федераль трассасының республика участогын карадылар. Ул – М-7 трассасының дублеры, ягъни Татарстан чигеннән Башкортстанның Илеш районы территориясендәге Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән (Дүртөйле районы) авылларын урап уза торган яңа 65 чакрымлы юл. Бу Мәскәү – Казан – Екатеринбург М-12 магистраленең бер өлеше булачак.
Роман Новиков билгеләп үтүенчә, участокта эшләр башланды инде. Биредә юл полотносы сузыла һәм булачак юлүткәргечләр өчен ныгытмалар төзелә. Быел юл төзүчеләр трассага асфальт-бетон сала башлаячак. Торак пунктларны урап узучы дүрт полосалы бу юл участогы проекты ике күпер, тугыз юлүткәргеч һәм алты транспорт чишелеше төзүне үз эченә ала. Дүрт чишелеш төбәк һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юллары белән кисешкән урында Илеш районының Карабаш, Рсай, Бишкурай һәм Дүртөйленең Семилетка торак пунктлары янында төзеләчәк. Исәмәт (Илеш) һәм Әсән (Дүртөйле) авыллары янындагы М-7 трассасының төп юнәлеше белән кисешкән урында тагын ике чишелеш барлыкка киләчәк. Транспорт чишелешләре алты юлүткәргечне үз эченә ала, тагын өч юлүткәргеч Илеш территориясендә Исәмәт – Төкәйтамак, Яңа Маты – Рсай һәм Шаран – Яңа Балтач – Андреевка – Югары Манчар автомобиль юлларын кисеп уза. Базы һәм Күәш елгалары киселешендә 192 һәм 141 метр озынлыкта дүрт полосалы ике күпер төзеләчәк.
– Без М-7 “Идел” трассасының иске һәм яңа юнәлешләрендә тәүге транспорт чишелешен төзи башладык, – диде “Росавтодор” җитәкчесе. – Юлүткәргеч аша, Башкортстанның биш торак пунктына кермичә, аларны урап узу тәэмин ителә. Яңа участок буенча хәрәкәт башлану М-7нең иске юнәлешен транзит транспортыннан бушатырга, якын-тирә авылларда экологияне яхшыртырга һәм төбәктә юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Объектта барлыгы 480 кеше эшли, 360 берәмлек төзелеш техникасы җәлеп ителгән, җитештерү куәтләрен янә арттырырга планлаштыралар. Төзелеш эшләре 2024 елда тәмамланачак.
“Росавтодор”ның “Приуралье” автомобиль юллары идарәсе 65 чакрымлы участокны төзүгә Мәскәүнең “Автобан” юл-төзелеш компаниясе белән контракт төзеде. Җәмгыять 57,17 миллиард сумлык эшләр башкарачак. “Автобан” компаниясенең генеральный директоры урынбасары Олег Мартыненко әлеге киңәшмәдә яңа трасса узачак муниципалитетлар белән хезмәттәшлек һәм эш барышы турында сөйләде.
– Башкортстан Башлыгына төзелеш материаллары белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм. Без муниципалитет җитәкчеләре белән дә үзара аңлашып эшлибез, – дип билгеләп үтте Олег Мартыненко.
Тизйөрешле яңа участок проекты юлны тулысынча электр белән яктырту җайланмаларын урнаштыруны күздә тота, ә ике яклы (һәркайсы икешәр полосалы) транспорт хәрәкәтен барьер коймасы белән аерачаклар. Юл буе сервисының күпфункцияле зоналарын төзү өчен дүрт мәйданчык (һәр юнәлештә икешәр) җиһазландырылачак.
Федераль юл агентлыгы җитәкчесе, шулай ук, объектны үзебезнең заводларда чыгарыла торган асфальт-бетон катнашмасы белән тәэмин итүне оештырырга кушты.
– Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шулай ук, үзебезнең илдә бу объектта кулланырдай асфальт җәйгеч техника чыгарыла. Бу безнең автомобиль юллары төзелешен үстерү өчен яхшы үрнәк булачак. Бу мәсьәләне хәл итүегезне сорыйм, – дип ассызыклады Роман Новиков. – Һәм, әлбәттә, төзелеш вакытында гамәлдәге төбәк юлларына йогынтыны киметергә кирәк. Әгәр дә без бу мәсьәлә буенча барлык карарларны алдан кабул итмәсәк, безнең исәпләүләр буенча зыян күләме 3,7 миллиард сумга кадәр җитәр иде.
Киңәшмәдә эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру барышы, шулай ук төбәкнең транспорт челтәрен үстерү буенча яңа башлангычлар да каралды. М-12 трассасы белән беррәттән, республика үсеше өчен Уфадан көнчыгышка таба федераль әһәмияттәге М-5 “Урал” автомобиль трассасына чыгу юлын төзү дә мөһим. Ул М-7 һәм М-5 автомобиль юлларын тоташтырачак, көнбатыштан көнчыгышка таба шәһәр агломерациясе аша уңайлы транзитны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проектның гомум бәясе – 33,5 миллиард сум. Финанслау федераль бюджет (19,99 миллиард), республика бюджеты (4,5 миллиард), концессионер (инвестор) акчалары (9,1 миллиард сум) исәбенә тормышка ашырыла. Көнчыгышка чыгу юлын төзүне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. Бу – Русиядәге дәүләт белән шәхси инвестор хезмәттәшлеген үз эченә алган иң зур проект. Башкортстан Башлыгы проектның яхшы темплар белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте һәм Федераль юл агентлыгына нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
– Без бу юнәлештә төп эшләрне башкардык инде. Планда – аны Уфаның Салават Юлаев проспектыннан Комсомол урамына кадәр участокта шәһәрнең урам-юл челтәре белән тоташтыру. “Росавтодор” ярдәме белән без 2023 ел ахырына әлеге колачлы проектны төгәлләрбез дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров.
Республикада, шулай ук, Уфа-Ырынбур Р-240 автомобиль юлын Стәрлетамакны урап узганда ике полосадан дүрт полосага кадәр киңәйтү проектын әзерләделәр. Бу, үз чиратында, юлның транспорт үткәрүчәнлеген һәм хәвефсезлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Башлыгы бу проектны финанслау өчен Агентлык ярдәме кирәклеген аңлатты. “Росавтодор” җитәкчесе юлны модернизацияләүне уңай бәяләде һәм проектны финанслауга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Роман Новиков Башкортстан җитәкчелегенә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санын киметү буенча күләмле эш өчен рәхмәт белдерде. Үткән елда республика территориясендәге федераль юлларда һәлакәтләр 48 процентка кимегән, бу Русия буенча уртача күрсәткечтән шактый югары.
– Бу – бик яхшы динамика. Без республикага бу эштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтлебез, – диде Роман Новиков.
Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, төбәк һәм муниципальара юлларның сыйфатын һәм хәвефсезлеген арттыру өчен ел саен трассаларны модернизацияләүгә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.
– Быел иң начар дип саналган юлларны ремонтлауга 4 миллиард сум бүлеп бирәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Идрис МөдәрисоВ.