+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фермерларга тоемлы ярдәм күрсәтелә

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында авыл хуҗалыгына ярдәм чаралары арттырыла.

Фермерларга тоемлы ярдәм күрсәтеләФермерларга тоемлы ярдәм күрсәтелә
Фермерларга тоемлы ярдәм күрсәтелә
Башкортстанда фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитештергән агросәнәгать комплексы продукциясе өлеше арта. Бу - «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе, дип саныйлар республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Дүрт ел эчендә Башкортстанда аграр эшкуарларга дәүләт ярдәме 1 млрд. 108 млн. сум тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, 272 яңа фермер хуҗалыгы булдырылган, 82 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына ярдәм күрсәтелгән, кулланучылар кооперациясенә 7,8 мең яңа катнашучы җәлеп ителгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Дәүләт ярдәме - авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү өчен җитди стимул, агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүдә аларның өлеше арта. Аерым алганда, фермерлар бүген төбәкнең тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 18 процентын җитештерә, ә узган елда авыл хуҗалыгы кооперативларының гомум табышы 2,5 млрд. сум тәшкил иткән.

Фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас