+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Алай да рәсем ясап була!

Бәләбәй шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбенең “Иртә эстетик белем бирү” бүлегендә иң кече яшьтәгеләр өчен ком белән рәсем төшерү дәресләре уза.

Алай да рәсем ясап була!Алай да рәсем ясап була!
Алай да рәсем ясап була!

Бу мөмкинлек “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә барлыкка килгән. Проект кысаларында яктыртыла торган махсус ком өстәлләре сатып алынган.

Ком ярдәмендә сурәт ясау мавыктыргыч кына түгел, ул моторика өчен дә, иҗади фикерләү өчен дә файдалы.

Ком белән рәсем төшерү педагогик эшнең уникаль ысулы ул, сурәт килеп чыкмаса, тиз арада нәрсәнедер төзәтергә мөмкинлек бар. Дәресләр вакытында балалар уңай эмоцияләр генә алып калмый, алар эмоциональ киеренкелектән арына, балалар фантазияләрен эшкә җигә, яшерен мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен ачып сала, нәтиҗәне бәяләүдән шүрләми.

“Дәреләр күз ачып йомганчы уза да китә, балалар арымый һәм ашыкмый. Уку процессында барлык балаларда да уңай динамика күзәтелә”, – дип үз күзәтүләре белән уртаклаша “Живопись” бүлеге укытучысы Анжелика Идиатуллина.

Чыганак: belebey-mr.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас