+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Белем алырга беркайчан да соң түгел!

Республикада былтыр 6,3 мең кеше махсус курслар тәмамлаган.

Белем алырга беркайчан да соң түгел!Белем алырга беркайчан да соң түгел!
Белем алырга беркайчан да соң түгел!

Республикада, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, “Демография” милли проектына караган “Мәшгульлеккә булышлык күрсәтү” федераль проекты кысаларында бушлай яңадан уку федераль программасы старт алды. Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр итәләр.

Бушлай курсларда укуга 50 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр, шулай ук “декрет” ялындагылар, мәктәпкәчә балалары булган эшләмәүче әниләр, 35 яшькәчә булган аерым категория эш эзләүчеләр, эшсезләр яисә эш урыннарын югалту хәвефенә ия кешеләр өмет итә ала.

2022 елда республиканың 6,3 мең кешесе шундый мөмкинлектән кулланды, аларның 84% уңышлы эшкә урнашкан. Бу күрсәткеч – Русия төбәкләрендә яхшыларның берсе.

Фото: tvoy-bor.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас