«Вся Уфа» телеканалы һәм «Территория счастья» хәйрия фондының телевизион проекты "Серебряный лучник" милли премиясе финалына чыкты. Программа «Хәйриячелек» һәм «Социаль проектлар» номинацияләрендә берьюлы финалист булды. Федераль экспертларны «Безнең өйнең яме» проектының нәтиҗәлелеге таң калдырды - 4 ел эчендә 55 бала гаиләләргә урнаштырылган.
Шәһәр телеканалы эфирына һәм социаль челтәрләрдә 90нан артык ролик чыкты. Балаларның тарихын танылган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, артистлар, зур оешмалар җитәкчеләре сөйләде. Аларның һәрберсенең язмышын опека органнары гына түгел, төшерү төркеме дә күзәткән. Пандемия чоры балалар учреждениеләрендә карантинга бәйле рәвештә актив эшне вакытлыча туктатты, әмма хәтта бу вакыт та гаиләләргә 55 баланы урнаштыру өчен җитәрлек булган.
Бу эш 2019 елның 10 гыйнварында, бөтен Башкортстаннан "Аксаков чыршысы"на җыелган инвалид балаларга тынычлык докторы Леонид Рошаль килгәч башланды. Республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова ул чакта аңа: «балаларга гаиләгә тизрәк урнашу мөмкинлеге бирү өчен, ата-ана каравыннан мәхрүм калган сабыйлар турында роликлар эшләү идеясе бар», - диде. Леонид Михайлович Каринэ Владимировнаны бик нык хуплады.
Фатыйха алгач, фикердәшләр коллективы идеяне тормышка ашыруга кереште. Потенциаль ата-аналарга беренче видеомөрәҗәгатьне Каринэ Хабирова язды. Сабыйлар турындагы роликлар күбрәк һәм яхшырак күренсен өчен, балалар йортларына Русия йолдызларын алып килергә яки чыгышлар вакытында алар катнашлыгында видео төшерергә ниятләделәр. Проектта беренче йолдызлы пар булып ике малай - Тимур һәм Саша белән ролик яздырган Наталья һәм Әскар Абдразаковлар гаиләсе тора. Балаларга әти-әни шунда ук пәйда булган: Елена һәм Денис Куликов аларны телевизордан күреп, гаиләләренә алырга карар иткән. Беренчеләрне озату бөтен проект командасы өчен чын бәйрәм булды. Алга таба китеп шуны әйтик, Куликов моңарда гына тукталмады һәм социаль учреждениедән тагын биш бала алды.
Абдразаковларның җиңел кулыннан чын Игелек марафоны башланды. Роликларда Яна Чурикова, Дмитрий Дибров, Юрий Шевчук, Михаил Шуфутинский, Ләйсән Үтәшева, «Город 312» төркеме, «На-на» төркеме, актерлар Сергей Шакуров, Игорь Угольников һәм бөтен илгә танылган кешеләр төште. Кино төшерүгә бер генә кешене - Лев Лещенконы гына үгетләргә туры килде. Лев Валерьяновичның үз балалары юк, ул һәрвакыт алар турында хыялланган. Шуңа да карамастан, ул балалар йортларына булыша - микроавтобуслар сатып ала, аларга уенчыклар төяп, социаль учреждениеләргә бүләк итә.