

Барлыгы 24 меңнән артык пациентка югары технологияле операцияләр ясалган. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, республикада катлаулы операцияләрне көтү вакыты сизелерлек кимегән. Шул ук вакытта башка уңай тенденцияләр дә күренә.
"Узган ел безнең өчен демографик күрсәткечләрнең уңай тенденцияләре белән билгеләнде. Гомум һәм сабыйларның үлем күрсәткечләре сизелерлек кимеде. "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында без зур сумма - 8 миллиард сумга якын акча алдык. Акчалар беренчел звеноны модернизацияләүгә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына каршы көрәшкә юнәлтелде. Без ФАПлар төзедек, медицина учреждениеләрен ремонтладык, җиһазлар, медицина автомобильләре алдык", - диде сәламәтлек саклау министры.
Коллегиядә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин видео-конференц-элемтә режимында чыгыш ясады.
"Сез иң кыйммәтле нәрсә — сәламәтлек сагында торасыз. 2022 елда бердәм эшегез өчен рәхмәт сезгә. Сез - үрнәкле команда. Чыннан да, киләсе елда алда зур бурычлар тора. "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча максатларга ирешергә, барлык сәламәтлек саклау программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Забелин киңәшмәдә катнашучыларга.
Фото: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы