+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тәнзилә Үзәнбаева призы кемдә?

18 февральдә Мәләвез шәһәренең Мәдәният сарае залында Тәнзилә Үзәнбаева призына ачык район конкурсы узды.

Тәнзилә Үзәнбаева призы кемдә?Тәнзилә Үзәнбаева призы кемдә?
Тәнзилә Үзәнбаева призы кемдә?


Быел башкорт җырларын башкарудагы осталыкларын Башкортстанның төрле почмакларыннан 52 үзешчән башкаручы күрсәтте. Алар үз талантларын һәм иҗатларын күрсәтергә Уфа, Стәрлетамак, Салават, Дәүләкән, Межгорье, шулай ук Башкортстанның Чишмә, Иглин, Ишембай районнарыннан, Мәләвездән килгән иде.

Сәхнәдән башкорт халык җырлары һәм Тәнзилә һәм Юлай Үзәнбаевлар репертуарыннан җырлар яңгырады. Катнашучыларның иң кечесенә җиде яшь булса, иң өлкән катнашучыга 70 яшь иде.

Конкурс җиңүчеләре билгеле булгач, кич Гала-концерт узды. Монда инде бәйгедә җиңүчеләр танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә ия булды. Алар арасында Тәнзилә Үзәнбаева, Җәмил Әбделманов, Юлай Үзәнбаев, Әнисә Яхина һәм Флүрә Килдиярова бар иде.

Әлеге конкурс барышында башкаручылар яңа җырлар үзләштерә, сирәк башкарыла торган әсәрләргә зур игътибар бирә. Бу инде ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарылуының бер мисалы булып тора.

Фото: мелеузкдц.рф


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас