Шундыйларның берсе Күмертау шәһәренең "Рассвет" Мәдәният сараенда узды. Ул "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган һәм ел саен уздырыла торган «Торналар оча» хәрби-патриотик җыр фестивале булды.
Фестивальдә Күмертау, Мәләвез шәһәрләреннән, Куергазы һәм Чакмагыш районнарыннан 26 вокаль ансамбль һәм 18 солист катнашты.
Мондый бәйгеләр, вокал белән шөгыльләнүдә осталыкны арттырудан тыш, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисен дә тәрбияли.
Фото: culture.bashkortostan.ru