Флейта, валторна, баян, думбыра, аккордеон, кларнет, саксофон, торба — уку йортын барлыгы 17 корал тулыландырган. Мәктәпне җиһазландыру өчен, шулай ук, интерактив такта, дивар монтажы, ноутбук, тавыш җиһазлары комплекты, актив спикер системасы, вокал динамик микрофон сатып алынган.
Уен кораллары, уку әсбаплары һәм җиһазларының күп өлеше федераль бюджеттан бүлеп бирелгән, шулай ук төбәк һәм шәһәр акчалары да кулланылып сатып алынган.
Профессиональ инструментлар яшь музыкантларга һәм мәктәп укытучыларына осталык дәрәҗәсен күтәрергә, фестивальләрдә һәм конкурсларда яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
- Быел безнең мәктәп 60 еллыгын билгеләп үтә. Яңа уен кораллары - юбилей уңаеннан зур бүләк. Алар безнең педагогларга бөтен күңелен биреп эшләргә мөмкинлек бирә, балаларны уйнарга һәм музыка белән танышырга өйрәтә. Укучылар бик теләп шөгыльләнә, үз осталыкларын үстерә. Бу - бик сөенечле хәл, - дип ассызыклый мәктәп директоры Раит Гайсин.
Фото: culture.bashkortostan.ru