Башкортстанда дәүләт ярдәменә мохтаҗ балалары булган гаиләләр өчен “Сөт кухнялары” эше җәелдерелде.
2019 елдан республиканың “Сөт кухнясы” дәүләт автоном учреждениесе кече яшьтәге, опекага алынган балаларны, йөкле хатын-кызларны һәм бала имезүче аналарны (26 885 алучы) махсус сөт продуктлары белән түләүсез тәэмин итә.
Оешма структурасында (Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Белорет, Югары Кыйгы) сөт продукциясе җитештерү буенча 7 производство бар. Алар тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртә. Предприятие 269 кеше өчен эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирде.
Безнең алда халык өчен сөт продукциясен алу уңайлылыгын тәэмин итү бурычы тора — хәзер муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территориясендә 131 тарату пункты, шул исәптән фирма пунктлары, павильоннар, даруханәләрдә һәм поликлиникаларда сөт ризыклары тарату нокталары бар. Даими рәвештә 4 махсус мобиль тарату пункты йөри, алар 59 торак территорияне үз эченә ала.
2022 елның 26 октябрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын (йөкле хатыннарны, бала имезүче әниләрне, шулай ук өч яшькә кадәрге балаларны) тулыкыйммәтле ризык белән тәэмин итү тәртибенә (Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елның 30 декабрендәге 784 санлы карары белән расланган) үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дәүләт ярдәмен көчәйтте. Бүгенге көндә әлеге категориядәге 520 гаилә әгъзасы дәүләт ярдәме чаралары сорап мөрәҗәгать итте.
2021 елдан «Сөт кухнясы» продукциясен бушлай алуга гаризаны Күпфункцияле үзәкнең барлык офисларында да бирергә мөмкин.
Хәзерге вакытта учреждение 17 төр продукция чыгара. Балаларда йод дефицитын профилактикалау максатыннан, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәгеләр өчен йодлы-аксымлы җиләкле йогурт «БИОЙОД» җитештерә башлады.
2021-22 уку елы ахырында бу продукт республиканың 89 мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары өстәлләрендә пәйда булды.
Нәкъ менә шушы продукция Мәскәү шәһәрендә «Алтын көз-2022» Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медаль яулады.
Агымдагы елның гыйнварында “Сөт кухнясы" яңа ризык – балалар печеньесы чыгара башлады.