

Бу яңа бистәләр төзү активлыгы белән бәйле, дип аңлаталар Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгында.
Төзелешкә планлаштырылган объект Салаватның көнчыгыш өлешендәге 6нчы бистәсендә урнашкан һәм Зәки Валиди проспекты, Ленинград, Юпитер урамнары һәм Салаватның Көнчыгыш торак районының 8нче бистәсе белән чикләнгән.
Яңгыр канализациясе коллекторының ике параллель тармагының гомум озынлыгы 880 метр тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта 6нчы бистә территориясендә гомум мәйданы 21 мең квадрат метр булган күпфатирлы 3 торак йорт төзелгән. Янәшәдәге 8нче бистәдә гомум мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык булган җиде йорт төзелде. Якындагы елларда биредә барлыгы 28 мең квадрат метрдан артык мәйдан торак төзеләчәк.
Фото: “https://bash.news/”