

Кичә Уфада узган Умартачылыкны үстерү форумы кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Чишмә районы умартачылар җәмгыяте һәм Күгәрчен районы умартачылары ассоциациясе вәкилләре куйды.
Яклар Күгәрчен районы умартачыларын умарта кортларын үрчетү өчен материал белән тәэмин итү мәсьәләсендә хезмәттәшлек итәчәк. Мәгълүмат һәм эшлекле элемтәләр алмашуны гамәлгә ашырыру, бергә гамәли проектларда катнашу планлаштырыла. Сөйләшүләр, киңәшмәләр, семинарлар, шул исәптән әйдәп баручы Русия һәм чит ил экспертларын, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләрен җәлеп итеп, күпьяклы консультацияләр һәм очрашулар үткәрергә мөмкин булачак. Шулай ук Чишмә һәм Күгәрчен умартачылары Башкортстан Республикасының умартачылык продукциясен зур сәүдә базарына чыгаруда хезмәттәшлек итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, илдә һәм республикада 2019 елдан "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты эшли. Әлеге килешү бу өлкәне үстерүдә зур этәргеч булачак.
#национальныепроекты