+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан укытучыларны форумга җыя

Республикада полилингваль белем бирү буенча халыкара форум узачак.

Башкортстан укытучыларны форумга җыяБашкортстан укытучыларны форумга җыя
Башкортстан укытучыларны форумга җыя
2023 елның сентябрендә Башкортстанда полилингваль белем бирүгә багышланган халыкара форум уздыру планлаштырыла. Әлеге мөһим чара “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.

Форумга Русия субъектларында һәм дус чит илләрдә бу төр мәгарифне гамәлгә кертә торган оешмалар чакырылачак.

Бу турыда Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева хәбәр итте.

Билгеле булуынча, Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләрендә полилингваль уку йортлары барлыкка килде. 2024 елга кадәр Башкортстанда мондый мәктәпләр челтәре 10 шәһәрне һәм биш район үзәген колачлаячак, аларда урыс, туган һәм берничә чит телне тирәнтен өйрәнәләр, берничә телдә белем алалар, берничә фән билингваль нигездә укытыла. Укучылар Башкортстан Республикасы, Русия Федерациясе һәм дөнья халыкларының мәдәни байлыгын өйрәнә.

Моннан тыш, республика Русия субъектларында, БДБ илләрендә полилингваль һәм полимәдәни белем бирүнең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнә. Бу өлкәдә Төньяк Осетия, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла.

 
Фото: sun9-58.userapi.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас