Шушы көннәрдә Кургашлы, Кормантау һәм Архангельское авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзүнең беренче этабын гамәлгә ашыруга керештеләр. Подрядчылар булачак ФАП биналары астына субай кага, ә соңыннан җиһазларны кайтаруга һәм монтажлауга керешәчәк. Димәк, тиздән әлеге торак пунктларда яшәүчеләрне дә шатлыклы вакыйга көтә, алар уңайлы шартларда медицина ярдәме ала алачак.
ФАПлар медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча стандартлары буенча җиһазландырылачак. Аларның һәрберсендә фельдшер кабинеты, тикшеренү, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар саклау урыннары булачак.
Красноусол үзәк район дәваханәсе баш табибы Хәкимҗан Сәфәргулов сүзләренә караганда, Гафури районында сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү дәвам итә. Әлеге өч фельдшер-акушерлык пунктын сафка кертүдән тыш, тагын дүрт торак пунктта - Бурлы, Ибраһим, Карагай һәм Тугай авылларында - ФАПлар, Ак Күл авылында авыл табиблык амбулаториясе төзеләчәк.
Фото: "Красноусольская ЦРБ".