Предприятие вәкиле Татьяна Балашова күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
“Сөт кухнясы” ризыклары төрлеләнә
Башкортстанның “Сөт кухнясы" ассортиментында тәмле һәм файдалы печенье барлыкка килде. Аны һәм балалар өчен файдалы сөт ризыкларын каян алырга, “Сөт кухнясы”ның бушлай продукциясенә кем хокуклы һәм документларны кая тапшырырга – ЦУРдан БСТның "Сәлам" программасына турыга кушылуында предприятие вәкиле Татьяна Балашова шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.
Татьяна сүзләренчә, хәзер яңа печеньеларны “Сөт кухнясы”ның барлык тарату пунктларында да сатып алырга мөмкин – ул ирекле сатуда, ә якын арада сәүдә челтәрләрендә дә булачак.