+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ермения Жданко - шәфкать туташы үрнәге"

3 мартта Башкорт дәүләт медицина университеты китапханәсенең конференц-залында В. И. Альбанов исемендәге Полярниклар музееның күчмә күргәзмәсе ачылачак. Ул Арктиканың беренче хатын-кыз тикшеренүчесенең туган көнендә эшли башлаячак һәм "Ермения Жданко - шәфкать туташы үрнәге" дип аталачак.

"Ермения Жданко - шәфкать туташы үрнәге"
"Ермения Жданко - шәфкать туташы үрнәге"


Ермения Жданко - Георгий Брусиловның 1912 елгы экспедициясендә бердәнбер хатын-кыз табибы. Әлеге фаҗигале экспедициянең штурманы - безнең якташыбыз, уфалы Валериан Альбанов.

Альбанов исемендәге Полярниклар музее фондлары даими рәвештә яңа һәм кыйммәтле экспонатлар белән тулыландырыла. Жданко һәм Брусиловлар гаилә архивларының саклаучысы булып Ерминия Жданконың туганы Ирина Ходыкина (1938 елда туган) тора. Ул аларны өйрәнә, җитди фәнни тикшеренүләр авторы да.

Ирина Васильевнаның гаилә архивында Ермения Жданконың берничә оригиналь хаты сакланган, ул судноны Петербургтан Карск диңгезендәге Вайгач утравына күчкәнче туганнарына җибәргән. Бу хатларның берсенең төп нөсхәсен Ирина Васильевна быел Полярниклар музеена бүләк иткән иде.

В. И. Альбанов исемендәге Полярниклар музее ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 2021 елда ачылды.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: