+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күперләр юлларны тоташтыра

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел Башкортстан Республикасында гомум озынлыгы 802 метр булган биш күперне ремонтлаячаклар.

Күперләр юлларны тоташтыраКүперләр юлларны тоташтыра
Күперләр юлларны тоташтыра

Бу күрсәткеч былтыргыдан 1,8 тапкыр артык – үткән елда әлеге проект кысаларында сигез күпер норматив хәлгә китерелде.

- Быел «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты буенча төзекләндерү объектлары исемлегенә төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия булган күперләр керде, алар Өсән, Ак, Сим, Камалга һәм Юрүзән елгалары аша салынган. Гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен республикада 9,6 миллиард сум күләмендә финанслауны күздә тотачакбыз, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Объектларның иң мөһиме - Агыйдел елгасы аша күпер Гафури районында Толбазы - Красноусол автомобиль юлының 36нчы чакрымында, аның озынлыгы 406 метр. Ремонт 2021 елдан бирле бара, күпернең машиналар йөрү өлешенең уң як полосасы буенча эшләр төгәлләнде.

Гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елда тагын 5 су объектын ремонтлау планлаштырыла. Аларның гомум озынлыгы 376 метр булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас