+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нефтекамада - "Буыннар бәйләнеше"

Нефтекама балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залында «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында "Педагог һәм остаз елы"на багышланган экспозиция ачылды.

Нефтекамада - "Буыннар бәйләнеше"Нефтекамада - "Буыннар бәйләнеше"
Нефтекамада - "Буыннар бәйләнеше"
 Күргәзмәнең төп геройлары - әтиле-уллы рәссам Владимир һәм Сергей Сириннар.

Чараның "Буыннар бәйләнеше" дип аталуы очраклы түгел, чөнки бу - тәҗрибәне буыннан-буынга тапшыручы эстафета таягы, үткәнне, хәзергене һәм киләчәкне бәйләүче җеп.

Күргәзмә ачылу белән котларга Сириннарның дуслары һәм хезмәттәшләре килде, алар илһам һәм фантазия авторларына теләкләрен җиткерде, шулай ук җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Нефтекама балалар сәнгать мәктәбе укучылары рәссамнар белән якыннанрак таныша һәм аларның иҗатына кагылышлы кызыклы хатирәләр ишетә алды.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас