+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Дәүләкәндә мәктәп музеен яңарттылар

Яңартылган туган якны өйрәнү музее Башкортстан Республикасының Дәүләкән шәһәре лицей-интернатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты ярдәмендә ачылды. Бу мәдәни киңлекнең тарихы инде 37 ел, дип сөйләделәр Дәүләкән районы хакимиятендә.

Дәүләкәндә мәктәп музеен яңарттыларДәүләкәндә мәктәп музеен яңарттылар
Дәүләкәндә мәктәп музеен яңарттылар

Бүгенге көнгә музей фонды 3 меңгә якын экспонатны үз эченә ала. Алар арасында - гарәп һәм латин телләрендәге борынгы китаплар, милли костюмнар һәм башкортларның декоратив-гамәли сәнгате предметлары, бисер, агат, халцедоннан ясалган бизәнү әйберләре, бронза һәм көмеш, агач һәм металл кирәк-яраклар, хезмәт һәм көнкүреш кораллары, Гражданнар сугышы чорындагы табылдыклар, элеккеге еллардагы лицей-интернат директорлары портретлары галереясе һәм башкалар. Дәүләкән районы хакимияте матбугат хезмәте.

Яңартылган музей укучыларның укыту киңлегенең һәм хәрби-патриотик тәрбиясенең бер өлешенә әвереләчәк. Анда косметик ремонт ясаганнар, плитка салганнар, витриналар, стеллажлар, манекеннар, мебель һәм оргтехника сатып алганнар.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты икенче һәм өченче сменада мәктәп укуын ликвидацияләүне күздә тота. Проект илебез мәгарифенең глобаль конкурентлык сәләтен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Аның максатлары буенча, Русия мәктәп укыту сыйфаты буенча әйдәп баручы илләр унлыгына керергә тиеш. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән башланган гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас