+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфада балалар бакчасы төзелә башлады

Онежская урамында — шәһәрнең халык тыгыз яши торган районында - балалар бакчасы төзелеше башланды.  

Уфада балалар бакчасы төзелә башладыУфада балалар бакчасы төзелә башлады
Уфада балалар бакчасы төзелә башлады

Балалар бакчасы 240 урынга проектланган, ә финанслау «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджет тарафыннан бүлеп бирелгән. Бу хакта Уфа шәһәре башлыгы Ратмир Мәүлиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Кичә ул үз командасы белән төзелеш мәйданчыгында булган. "Хәзер подрядчылар җир эшләре белән шөгыльләнә, фундаментның тимер-бетон элементларын кайтара. Эш графигы килешенгән һәм расланган», - ди ул.

Аның сүзләренчә, балалар бакчасы төзелешен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас