

Бу хакта Русия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге санлы трансформация җитәкчеләре белән киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмәдә эшкә йомгак ясадылар һәм «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты чараларын санлаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча иң яхшыларны билгеләделәр.
- Башкортстан - җитлеккән санлы төбәкләрнең берсе. Хәзер без төбәк җитәкчеләренең санлы трансформацияре рейтингында алтынчы урында. 2021 ел белән чагыштырганда 33 позициягә күтәрелдек. Республиканың барлык төп юнәлешләрне санлаштыру буенча күрсәткечләре югары, - дип шәрехләде Башкортстан Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Санлы трансформация җитәкчеләренең төбәк рейтингы топына кергән төбәкләр "Санлы икътисадның ак китабы" - IТ-тармакның төп вакыйгалары җыелган аналитик продукт ияләре булды. "Санлы икътисадның ак китабы" узган ел старт алды һәм 2022 елга Русиянең санлы уңышларын колачлый. Рейтингта җиңүчеләргә китапларны вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм Румия санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев котладылар һәм тапшырдылар. Республика Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов санлаштыру өлкәсендә һәм инвестицион сәясәт җитәкчеләре арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Саны трансформация лидеры» исемен бирү белән диплом алды.
Фото: рravitelstvorb.ru