+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кушнаренко гимнасткалары уңышлы чыгыш ясады

"Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт - тормыш нормасы" төбәк проекты кысаларында Уфаның 28нче спорт мәктәбендә Уфа районының нәфис гимнастика буенча "Кыш матурлыгы" ачык беренчелеге узды. Ярышларда төбәкнең спорт клублары һәм спорт мәктәпләре гимнасткалары катнашты, алар шәхси һәм төркем күнегүләре белән чыгыш ясады.

Кушнаренко гимнасткалары уңышлы чыгыш ясадыКушнаренко гимнасткалары уңышлы чыгыш ясады
Кушнаренко гимнасткалары уңышлы чыгыш ясады

Бу ярышларда Кушнаренко авылы балалар-үсмерләр спорт мәктәбен нәфис гимнастика бүлеге укучылары (тренер - СССР спорт мастеры Любовь Шәрәфетдинова һәм инструктор-методист Карина Хәйфуллина) катнашты.

Төркем күнегүләрендә ярышлар йомгаклары буенча: 1нче урында - “Алькор” командасы (2008-2010 елгылар), 2нче урында - “Огонечки” командасы (2015-16 елгылар).

Шәхси программада көмеш медальләрне Риана Нуркаева, Алисә Хәсәнова һәм Самира Маликова яуладылар. Бронза медальләрне Самира Фәризонова һәм Динара Фәйзуллина алдылар. "Алькор" командасы "Спорт мастеры" программасы буенча чыгыш ясады.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас