

Аның кысаларында иҗтимагый территорияләр, парклар, яр буйлары төзекләндерелә, шулай ук кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсы проектлары гамәлгә ашырыла. Проект чаралары 2030 елга шәһәр мохитенең сыйфатын 1,5 тапкырга яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк дип ниятләнә.
Октябрьский шәһәрендә әлеге программа кысаларында 2023 елда Шашин урамы һәм Закиров урамы арасында 35нче микрорайонда һәм Җиңү паркының бер өлеше территорияне төзекләндерү дәвам итәчәк. Ул «Звёздный» паркын комплекслы төзекләндерүнең дәвамы булачак. Территориядә җәяүлеләр зоналары һәм ял зоналары, урам яктырткычлары, парклетлар, этләрне йөртү өчен мәйданчыклар, чәчәк түтәлләре һәм агачлар, велосипед юлы барлыкка киләчәк.
Фото: srk.nationalpriority.ru