+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Искесе урынына яңа ФАП

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Авыргазы районының Төрембәт авылында фельдшер-акушерлык пунктының иске бинасы урынына модульле яңа ФАП урнаштырылачак.

Искесе урынына яңа ФАПИскесе урынына яңа ФАП
Искесе урынына яңа ФАП
Республиканың бу районында яңа ФАПның барлыкка килүе гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитар ярдәмен үстерү" программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Хәзер урындагы халыкның актив ярдәме һәм авыл Советы катнашлыгында иске бинаны сүтү һәм территорияне төзелеш өчен әзерләү буенча эшләр алып барыла. Якын арада ФАП төзелешенең беренче этабы башланачак. Нигезнең баганалы конструкциясен урнаштыру планлаштырыла.

"Бу - соңгы елларда безнең районда төзелә торган алтынчы модульле ФАП. Яңа бина аерым җылыту һәм су системасы белән тәэмин ителәчәк. Аны авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырачаклар. ФАП өлкәннәр һәм балаларга – барлыгы 424 кешегә хезмәт күрсәтәчәк», - диде Толбазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Роберт Иштуков.

Быел Башкортстанда 75 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу планлаштырыла.

Фото: "пресс-служба минздрава Башкирии"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас