Төбәк әһәмиятендәге юллар өлеше 1,1 процент пунктка яхшырды һәм 56,7 процент тәшкил итте. Әгәр 2021 ел ахырында нормативларга республиканың 1151 км. юлы туры килсә, үткән елда - 1328 км. Шәһәр агломерацияләрендә юлларны нормативка туры китерү буенча Башкортстан нәтиҗәләре Русиянең уртача статистик күрсәткечләрен 2 проценттан артык пунктка, ә төбәк юллары 6,9 процент пунктка узып китә.
Гомумдәүләт проекты буенча эш нәтиҗәләре һәм федераль бюджет чараларын үзләштерү турында үткән елда Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов Русия Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе урынбасары Рафаэль Мәрданшин катнашлыгында узган Эшче төркем киңәшмәсендә сөйләде.
- Узган елда федераль бюджеттан 14 млрд. 189 млн. сум акча бүленде, шуның 11 млрд. 200 млн. сумы - әлеге гомумдәүләт проекты буенча, - дип билгеләде Александр Клебанов.
Фото: pravitelstvorb.ru