+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә

"Башкортстан микрокредит компаниясе" оешмасы "Рубин" сәүдә йортына өч елга 6 процентлы ставка белән 2,9 миллион сум күләмендә микрозайм бирде. Дәүләт ярдәменең әлеге чарасы предприятиегә базар процент ставкасы белән банк кредитын рефинансларга һәм әйләнештәге акчаларны тулыландырырга мөмкинлек бирә.

Төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтеләТөбәктә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә
Төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә

"Рубин" сәүдә йорты Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан. Предприятие вак таш җитештерә. Микрозайм рәвешендә күрсәтелгән ярдәм чарасы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелде.

- Ташламалы микрофинанслау - эшкуарларга иң кирәкле һәм нәтиҗәле ярдәм чараларының берсе. Ташламалы заемнарга барыннан да ешрак җитештерү, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсеннән эшкуарлар гариза бирә. Заемнар буенча түбән процент ставкалары аларга инвестиция максатларына да, әйләнеш максатларына да кирәкле акчаларны алырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Исегезгә төшерәбез, кредит алу өчен гаризалар компаниянең рәсми сайты аша электрон рәвештә кабул ителә: centerrb.ru;
Ә консультацияне +7 (347) 264-20-50 телефоны буенча алырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас