+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җәяүлеләр дә, велосипедчылар да шат булачак!

Ил Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бердәм киңлек булдырылачак.

Җәяүлеләр дә, велосипедчылар да шат булачак!Җәяүлеләр дә, велосипедчылар да шат булачак!
Җәяүлеләр дә, велосипедчылар да шат булачак!
Җәмәгать киңлегендә җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары төзү, янәшәдәге территорияне чистарту, яктырту һәм эскәмияләр урнаштыру планлаштырыла.

"Тәтешлелеләр өчен велосипедчыларны һәм җәяүлеләрне автомобиль агымыннан саклый торган юллар системасы, шулай ук аларның авыл буйлап хәрәкәт итүен җиңеләйтә торган система кирәк", - диде район хакимиятенең ТКХ һәм төзекләндерү секторы мөдире Илгиз Хәбибуллин.

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Проект гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота.

Моннан тыш, проектның илкүләм төп максатлы күрсәткече — ел саен 120 млн. кв.м. торак файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм ел саен 5 млн. гаиләнең торак шартларын яхшырту.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас