8-13 апрельдә "Зур гастрольләр" проекты һәм Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры труппасы чыгыш ясаячак.
8 һәм 9 апрельдә уфалылар Светлана Землякова инсценировкасы һәм куелышында "Генерал һәм аның гаиләсе" (авторы - Тимур Кибиров) спектаклен карый алачак.
10 һәм 11 апрельдә тамашачылар "Бөек Ромул" комедиясен карый алачак (авторы - Фридрих Дюрренматт), режиссеры - Уланбек Баялиев.
12 һәм 13 апрельдә "Безнең сыйныф" (авторы - Тадеуш Слободзянек, режиссеры – Наталья Ковалева) спектакле булачак.
Мәскәүлеләрнең спектакльләре хакында тулырак teatrnur.ru сайты аша белеп була.
Фото: Вк