+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Өр-яңа автобуста сәяхәт ит!

Башкортстанда лизингка туристик автобус сатып алу буенча беренче килешү гамәлгә ашырыла.

Өр-яңа автобуста сәяхәт ит!Өр-яңа автобуста сәяхәт ит!
Өр-яңа автобуста сәяхәт ит!


Килешү «Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе» һәм «Дәүләт туристик компаниясе» туроператоры арасында төзелгән. Автобусның бәясе 11,52 миллион сум тәшкил итә.

Лизинг ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты һәм «Башкортстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерү» дәүләт программасы кысаларында күрсәтелде.

"YUTONG" маркалы туристик автобус 53 урынга исәпләнгән һәм туристларны ерак араларга йөртү өчен тулысынча яраклаштырылган. «Дәүләт туристик компаниясе» белән ташламалы лизинг килешүе еллык 8 процент ставкасы буенча 60 айга төзелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас