+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Сибайның өч мәктәбе санлы җиһазлар белән баетылды

Техниканы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында сатып алганнар.  

Сибайның өч мәктәбе санлы җиһазлар белән баетылдыСибайның өч мәктәбе санлы җиһазлар белән баетылды
Сибайның өч мәктәбе санлы җиһазлар белән баетылды

Гомумдәүләт проект буенча яңа җиһазлар Сибайның 5нче һәм 8нче мәктәпләренә һәм «Ирәндек» лицеена кайтарылган. Һәр белем бирү учреждениесе 28 «Aquarius» ноутбугы, күпфункцияле дүрт «Pantum» җайланмасы һәм бер 1Smart TV «Эмеральд» телевизоры белән тулыландырылган.

Сибай хакимияте мәгариф идарәсенең мәгарифне үстерү, мәгълүмати-методик тәэмин итү, тәрбия эше бүлеге җитәкчесе Рәмилә Әлибаева ассызыклаганча, санлы техника укытуның сыйфатлы нәтиҗәләренә ирешергә ярдәм итә.

“Балалар санлы белем бирү контенты платформалары белән эшли, дәүләт йомгаклау аттестациясенә сыйфатлырак әзерләнә. Бу укучыларда укуга мотивацияне арттыра, ә укытучылар белем бирү процессын да, белем бирүдән соңгы киңлекне дә оператив оештыра ала. Өстәвенә, җиһазлар информатика дәресләрендә генә түгел, ә химия, физика, математика һәм башка фәннәрдә, шулай ук дәрестән тыш һәм проект эшчәнлегендә кулланыла”, — ди Рәмилә Әлибаева.

Фото: “https://bash.news/”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас