+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Федераль программа кысаларында Башкортстанда 11 яңа юл барлыкка киләчәк

Агымдагы елда Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында торак төзелешен стимуллаштыруның федераль программасы ярдәмендә 11 яңа урам төзү планлаштырыла. Гомум озынлыгы 8 километрдан артык булган юллар Уфа шәһәренең Ленин, Дим һәм Октябрь районнарында, шулай ук Октябрьский шәһәрендә урнашачак. Агымдагы елда проектларны финанслауның гомум күләме якынча 850 миллион сум тәшкил итә.

Федераль программа кысаларында Башкортстанда 11 яңа юл барлыкка киләчәкФедераль программа кысаларында Башкортстанда 11 яңа юл барлыкка киләчәк
Федераль программа кысаларында Башкортстанда 11 яңа юл барлыкка киләчәк

- Әлеге районнар территорияләрендә яңа торак йортлар, социаль инфраструктура объектлары төзелә. Бу федераль программаны проект финанславы өчен мәҗбүри шарт. Автомобиль юллары ярдәмендә социаль объектларга керү мөмкинлеге, перспективалы төзелеш өчен җәлеп итүчәнлек арта, торак проектларын гамәлгә ашыру темплары тизләтелә, - дип билгеләп үтте республика төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

«Затон-Восточный» торак районының көньяк өлешен үстерү кысаларында 21нче кварталда 4 километрдан артык озынлыктагы 7 урам төзү дәвам итә. Эшләрне 2024 елда төгәлләү планлаштырыла.

Уфаның Дим районында "Кустаревское" күленнән көнчыгыштарак 4нче микрорайон кварталында урам төзелеше башланды. Проект 2023 елда гамәлгә ашырылачак. Узган ел әлеге микрорайонда «Стимул» программасы буенча 4 юл төзелгән булган.

Октябрьский шәһәренең 33нче микрорайонындагы 2,4 километр озынлыктагы урамнар шулай ук 2023 елда файдалануга тапшырылачак.

Агымдагы елда шулай ук Архитектор Рехмуков һәм Муса Гәрәев урамнарында юллар төзи башлау планлаштырыла. Эшләр ике этапта узачак. Юлларның гомум озынлыгы 1 километрга якын, ике полосаның һәрберсенең киңлеге 3,5 метр булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас