+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Кем ул "Ел экспортеры"?

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы Башкортстан Экспортка ярдәм үзәге белән берлектә 2022 ел нәтиҗәләре буенча «Ел экспорты» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләде. Бу хакта тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Кем ул "Ел экспортеры"?Кем ул "Ел экспортеры"?
Кем ул "Ел экспортеры"?

- Без әлеге конкурсны республика товар җитештерүчеләре продукциясенең тышкы базарларда көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру, Башкортстан предприятиеләренең тышкы икътисади эшчәнлеген бәяләү, номенклатура һәм илләр буенча экспорт эшчәнлегенең абруен күтәрү һәм экспорт поставкаларын диверсификацияләү өчен уздырабыз, - дип билгеләде Маргарита Болычева.

Конкурс комиссиясе каравына 26 конкурсант - 8 эре бизнес компаниясе һәм кече һәм урта эшкуарлыкның 18 субъекты кертелде. Һәр конкурсант катнашуга бер номинация буенча гына гариза бирә алган.
Конкурс комиссиясе составына республиканың башкарма хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, чакырылган экспертлар, шулай ук Башкортстанда экспорт эшчәнлеген үстерүдә кызыксынучы башка оешмалар вәкилләре керде.

Конкурста җиңүчеләр һәр номинациядә «Русия экспорт үзәге» җәмгыяте оештырган «Ел экспортеры» Бөтенрусия конкурсының округ этабында катнашуга тәкъдим ителә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас