+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яшьләр һөнәри осталык күрсәтәчәк

Башкортстанда “Профессионаллар" һөнәри осталык чемпионаты узачак.

Яшьләр һөнәри осталык күрсәтәчәк
Яшьләр һөнәри осталык күрсәтәчәк
Аның төбәк этабы 14-22 апрельдә үтәчәк.

Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Башлангыч “Мәгариф” гомумдәүләт проектының бурычларына туры килә.

Аны үткәрү өчен төп төркемнең 112 компетенциясе һәм 44 юниор компетенциясе буенча 49 конкурс мәйданчыгы оештырылачак. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Күмертау, Учалы, Благовещен, Белорет, Бөре, Мәләвез, Туймазы, Бәләбәй, Октябрьский, Сибай шәһәрләренең һөнәри белем бирү оешмалары базаларын җәлеп итү планлаштырыла.

— Һөнәри осталык чемпионатлары — төбәк кадрлар суверенитетын формалаштыруның мөһим коралы. Бүген узган елгы чемпионатларда җиңүчеләр республика икътисадының төрле өлкәләрендә, эре предприятиеләрдә һәм кече бизнеста эшлиләр. Бу чемпионат циклында җиңүчеләр компетенциянең партнер-предприятиесендә стажировка узу мөмкинлеге ала. Бу яхшы башлангыч дип ышанам: студентлар практик тәҗрибә туплау мөмкинлеге ала, ә эш бирүче – төбәкнең иң яхшы яшь кадрларын күрү мөмкинлеге ала, — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Иң күп гаризалар катнашучылардан «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Хезмәтне саклау», «Башлангыч сыйныфларда укыту», «Графика дизайны» компетенцияләре буенча килгән.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр республиканың әйдәп баручы предприятиеләреннән стажировка узарга яки эшкә урнашу турында тәкъдим алырга уникаль мөмкинлек алачак.

 
 
Фото: "contenta.info"

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: