+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Грантка дәгъва итүчеләр бармы?

«Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада "Агростартап" программасы гамәлгә ашырыла.

Грантка дәгъва итүчеләр бармы?
Грантка дәгъва итүчеләр бармы?
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агростартап» грантлары буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады. Агымдагы елда әлеге программага дәүләт ярдәме арттырылган:

сөт һәм ит терлекчелеге проектларын гамәлгә ашыручылар өчен - 5 миллионнан 7 миллион сумга кадәр,
башка юнәлешләр буенча - 3 миллионнан 5 миллион сумга кадәр.

Быел аграр грантлар күләме 98 млн сум тәшкил итәчәк.

"Дәүләтнең базарда кирәкле продукция җитештерә алырлык ныклы хуҗалыкларның барлыкка килүенә һәм үсешенә ярдәм итүе мөһим. Шуңа күрә "Агростартап" грантына конкурста катнашучыларны авыр имтихан көтә. Дәүләт ярдәмен иң әзерлекле һәм перспективалы бизнес-проектлары булган дәгъвачылар гына ала алачак", — дип аңлатма бирде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бүген фермерлар төбәктә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 18 %ын җитештерә, һәм власть аларның өлешен арттыруга өметләнә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 3 апрельдән 17 апрельгә кадәр Уфа, Пушкин урамы, 106 адресы буенча эш көннәрендә кабул ителәчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: