+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәвефле хәлләрне булдырмас өчен

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Краснокама районының Николо-Березовка авылы мәктәбендәге «Үсеш ноктасы» үзәгендә хәвефле хәлләрне модельләштерү буенча дәрес узды.

Хәвефле хәлләрне булдырмас өчен
Хәвефле хәлләрне булдырмас өчен
Дәрес тугызынчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Аның барышында укучылар «Җәяүлеләрнең хәвефсезлек кагыйдәләре» һәм «Кеше урманда булганда хәвефсезлек кагыйдәләре» темаларын өйрәнү өчен виртуаль чынбарлык шлемын кулланган.

Укучылар, шулай ук, «Мәктәптә янгын» һәм «Көнкүрештә янгын» ситуацияләрендә эш итү алгоритмын төзегән һәм аны интерактив виртуаль модельдә эшләгән. Сценарийлар чынбарлыкка якын шартларда штаттан тыш хәлләрдә дөрес гамәлләрне эшләү өчен модельләштерелгән.

Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны (VR һәм AR технологияләрен) куллану мәгарифтә нәтиҗәле һәм инновацион технологияләрнең берсе булып тора. Бу - өч үлчәмле мохит эффектын булдыру өчен компьютерларны куллануның яңа концепциясе. Анда кулланучы интерактив режимда виртуаль объектларда була, шул ук вакытта хәлнең реаль булуы тойгысы барлыкка килә.

фото:  bash.new

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: