+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Монголиягә Башкортстан экспорты 50 процентка арткан

Былтыр Башкортстанның Монголиягә экспорт күләме, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 50,3 процентка арткан. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Монголиягә Башкортстан экспорты 50 процентка арткан
Монголиягә Башкортстан экспорты 50 процентка арткан

- Башкортстанның һәм Монголиянең тышкы сәүдә әйләнеше узган елда Монголиягә минераль продукция, таш һәм гипстан эшләнмәләр, химия сәнәгате продукциясе, азык-төлек товарлары һәм агач продукциясе экспортлаудан гына гыйбарәт иде. Без үзара товар әйләнешен үстерү өчен зур потенциал күрәбез һәм шуның белән бәйле рәвештә Башкортстан предприятиеләренең Монголиягә бизнес-миссиясен оештырдык, - дип билгеләде Маргарита Болычева.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан Экспортны яклау үзәге белән берлектә республиканың күптармаклы бизнес-миссиясе оештырылды.

Өч көн дәвамында, 22-24 мартта, Башкортстан компанияләре Монголиянең профильле предприятиеләрендә булачак, компанияләр вәкилләре белән В2В очрашачак, шулай ук профильле министрлык вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: