+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Законсыз чүплекләр бетереләчәк

"Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада дүрт федераль проект гамәлгә ашырыла: "Чиста ил", "Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы", "Уникаль су объектларын саклау" һәм "Урманнарны саклау".

Законсыз чүплекләр бетереләчәк
Законсыз чүплекләр бетереләчәк
Башкортстанда экологик проблемаларны хәл итүгә зур игътибар бирелә. 2019 елдан Башкортстанда законсыз чүплекләрне планлы рәвештә бетерү бара. 2675 законсыз чүплек юкка чыгарылган да инде, шуларның 824е - былтыр. Тагын 852 чүплекне тулысынча бетерү зарур. Башкортстан Башлыгы указы нигезендә бу эш 2024 елда тәмамланырга тиеш.

Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Чиста ил» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 ел ахырына кадәр Баймак, Сибай, Стәрлетамак, Благовещен, Дәүләкән һәм Күмертау чикләрендә урнашкан санкцияләнмәгән алты чүплекне бетерү каралган.

Баймак, Сибай һәм Стәрлетамакта бу эш узган елда башланды. Быел февральдә Дәүләкән һәм Благовещен чүплекләрен бетерүгә дәүләт контрактлары төзелде. Күмертау чүплеген бетерү контракты 1 апрельгә кадәр төзеләчәк. Эшне ноябрьдә тәмамлау планлаштырыла (Күмертауда 2024 елның ноябрендә). Бу чараларны гамәлгә ашыру йөзләрчә мең кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: spbdnevnik.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: