-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Монголия белән сәүдә табышлы

2022 елда Башкортстанның Монголиягә экспорты, 2021 ел белән чагыштырганда, 50,3 процентка арткан.

Монголия белән сәүдә табышлы
Монголия белән сәүдә табышлы

Башкортстан Монголияне минераль продукция, таш һәм гипстан эшләнгән әйберләр, химия сәнәгате продукциясе, азык-төлек товарлары һәм агач белән тәэмин итә. Бу елларда үзара товар әйләнеше үсешенең зур потенциалы билгеләнде, шуңа бәйле рәвештә «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан предприятиеләренең Монголиягә күп тармаклы бизнес-миссиясе оештырылды.

Республика делегациясе составына нефть продуктлары, сыекландырылган газ саклау өчен савытлар сатучы предприятиеләр, химия продукциясе, хуҗалык товарлары, уенчыклар җитештерүчеләр һәм башкалар керде. 22-24 март көннәрендә Башкортстан компанияләре Монголиянең профильле предприятиеләрендә булачак, Монголия компанияләре вәкилләре белән күчмә очрашулар, шулай ук Монголиянең профильле министрлыклары вәкилләре белән эшлекле очрашулар үткәрәчәк.

Искәртеп узабыз, «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының максаты - 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: