+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"АРТылыш FEST", "Нур" һәм "Ак калфак"

27 мартка кадәр Уфада "АРТылыш FEST" республика театр фестивале уза.

"АРТылыш FEST", "Нур" һәм "Ак калфак"
"АРТылыш FEST", "Нур" һәм "Ак калфак"


Программада Башкортстанның әйдәп баручы театр коллективларының иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителә. Форумда Башкортстанның 12 профессиональ театр коллективы катнаша.

Бүген әлеге фестиваль кысаларында Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Зур залында Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектакле белән чыгыш ясый. Режиссеры - Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.

Спектакльдә затлы морза Сәлимнең кызы Хәмдия беренче саф мәхәббәтен курку катыш өмет белән көтә... Җыр кебек якты һәм бөек мәхәббәтне көтә ул. Дворян кызы шарт куя: үз йөрәген аның турында җыр язган кешегә генә ачачак. Ләкин матур, горур кыз бу шартлар уенының артында фаҗигале хәвеф ятуын белә алмаган. Аның исеме җырда калган, ләкин бу беркемгә дә бәхет китермәгән. Мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, эгоизм һәм дан-шөһрәт - спектакльнең төп темасы.

Спектакль Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт һәм "Бердәм Русия" партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" проектлары кысасында куела.

Фото: sgtko.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: