+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Легендар опера җырчысына мемориаль тактаташ ачыла

Уфада легендар опера җырчысы, РСФСР һәм БАССРның халык артисты Мәгъфүрә Галиулла кызы Сәлигаскәровага мемориаль тактаташ ачу тантанасы булачак.

Легендар опера җырчысына мемориаль тактаташ ачыла
Легендар опера җырчысына мемориаль тактаташ ачыла


Үзенең күпьеллык театр тормышында Мәгъфүра Сәлигаскәрова Петр Чайковский, Николай Римский-Корсаков, Джузеппе Верди, Александр Бородин, Жорж Бизе операларында, илебез һәм дөнья композиторлары спектакльләрендә 60тан артык төрле пландагы образлар тудырды.

Башкорт авторларының операларында партияләрне беренче башкаручы булды. Җырчының бай концерт репертуарында Антон Рубинштейн, Петр Чайковский һәм Камил Сенс-Санс, Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Нариман Сабитов, Рәүф Мортазин һәм башка күп кенә композиторларның арияләре һәм романслары, шулай ук урыс, башкорт һәм татар халык җырлары бар иде.

Мәгъфүрә Сәлигаскәрова бөтен Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә йөрде, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде, Башкорт АССРның һәм РСФСРның атказанган һәм халык артисты исемнәренә лаек булды.

Башкорт операсы легендасының тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара Халыкара театр көнендә - 27 мартта 14.00 сәгатьтә Ленин урамы, 21 адресы буенча узачак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: