+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада "акыллы" 50 светофор урнаштырылды

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль проекты кысаларында Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасын булдыру проектының беренче этабы тәмамланды. Уфада "акыллы" 50 светофор урнаштырылды һәм Юл хәрәкәте белән идарә итү үзәге эшләтеп җибәрелде.

Уфада "акыллы" 50 светофор урнаштырылды
Уфада "акыллы" 50 светофор урнаштырылды

- Проект кысаларында Уфаның аеруча җанлы урамнарында светофор объектлары белән идарә итү контролерларын, датчикларны монтажлау һәм урнаштыру, видеокүзәтү камераларын алыштыру үткәрелде. Әлеге җиһазлар адаптив идарә режимнарын кулланырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Бу, үз чиратында, светофор сигналының кирәкле вакытлы интервалын эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, шуның белән тыгыннар барлыкка килү ихтималын һәм транспорт чаралары тоткарлыгын, транспорт туплану нәтиҗәседә килеп чыккан тавыш дәрәҗәсен, двигатель газларының эмиссиясен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: