+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәйбуллада менә дигән ял паркы булачак!

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы ярдәмендә Хәйбулла районының Акъяр авылында мәдәният һәм ял паркы төзекләндереләчәк.

Хәйбуллада менә дигән ял паркы булачак!
Хәйбуллада менә дигән ял паркы булачак!
2022 елның 15 апреленнән 31 маена кадәр Хәйбулла районында, бөтен республика буенча кебек үк, 2023 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территория сайлау буенча онлайн тавыш бирү узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Акъяр авылының Мәдәният һәм ял паркы территориясен төзекләндерү" объекты җиңүче дип танылды. Проект буенча быел киртәләрне, ял итү зоналарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, кече архитектура формаларын урнаштыру планлаштырыла. Видеокүзәтү, территорияне яктырту, җәяүлеләр коммуникацияләрен, шул исәптән тротуарларны һәм аллеяларны оештыру буенча эшләр башкарылачак.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру Хәйбулла районы халкы арасында сәламәтлекне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән, шулай ук актив һәм пассив ял итү өчен гомум җәлеп итү урыны булдырачак.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча Хәйбулла районында Уфимский авылында стадион төзекләндерелде. Узган ел подрядчы стадион территориясендә ял итү, күңел ачу, мәдәният һәм спорт урыннарын төзекләндерүне дәвам итте. Сакланган акчага сәхнә-амфитеатр урнаштыру буенча контракт төзелгән.

Фото:  gorobzor.ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: