-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өлкәннәр укырга ярата

«Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында республика колледжлары базасында 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны яңа һөнәрләргә өйрәтү оештырылды.

Өлкәннәр укырга ярата
Өлкәннәр укырга ярата
Алар нинди һөнәрләр сайлавы турында Дәүләт җыелышы-Корылтайда "түгәрәк өстәл" барышында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.

Кадрлар әзерләү процессының координаторы булып 2020 елда оештырылган алдынгы һөнәри әзерлек үзәге тора. «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру өчен былтыр 152 компетенция үзәген үз эченә алган 21 колледж-укыту үзәгеннән торган челтәр булдырылган. Башта укырга бүленгән квота 1048 кешелек була. Гаризалар күп булганлыктан, квота арта һәм 1950 кешегә җитә.

Үткән елда иң кирәкле укыту программалары булып: «Идарә итүне документация белән тәэмин итү һәм архив белеме», «Хезмәтне саклау», «Пешекче эше», «Электромонтаж», «Социаль эш», «Кече сыйныфларда укыту», «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү», «Веб-технологияләр» тора. «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашырудан тыш, колледжлар базасында өлкән буын гражданнарын түләүле нигездә укыту оештырылган.

2022 елда республиканың 24 колледжы базасында 50 яшьтән өлкәнрәк 650 кеше белем алган. Тагын 18 тыңлаучы алдан һөнәри әзерлек үзәгендә «Компьютер грамоталылыгы нигезләре» программасы буенча белем ала. Быел 154 кеше колледжларда укыган.

фото: Башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: